Халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне күрсәтүне камилләштерүнең республика максатлы программасы чикләрендә Югары Ослан район үзәк хастаханәсенең Шеланга табиб амбулаториясендә капиталь ремонт ясалды, ул медицина җиһазлары белән җиһазландырылды һәм 1нче июльдә танатаналы ачылды. Тантаналы чара Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов, «Элпэк» ААҖнең генераль директоры урынбасарының подрядчигы Ленар Валеев, «Югары Ослан РҮХ»ДАССОның баш табибы Ирек Мусин, шулай ук саланың һәм якын яткан авылларның халкы катнашуларында булды. Сала халкы чын күңелдән Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына, шулай ук районның җитәкчелегенә кайгыртулары һәм халыкның сәламәтлегенә игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Табиб амбулаториясе 1761 кешегә, шул санда 302 балага, 796 хезмәткә сәләтле кешегә хезмәт күрсәтә. Амбулаториягә 7 фельдшер-акушер пункты һәм 11 торак пункт беркетелгән.