Узган атнада миокард инфаркты буенча чакырулар санының кимүе теркәлде

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

2014 елның 7 июленнән башлап 13 июленә кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 7200 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына – 1362, бәхетсезлек очракларына – 1031  тапкыр чыктылар. Шул чакырулар саны арасында юл-транспорт һәлакәтләренә – 55 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 49 кеше зыян күрде, 24 кеше дәвалау оешмаларына тапшырылды. Янгыннарга медиклар 23 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казандагы Ашыгыч медицина ярдәме станциясе медиклары 97 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5592 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 49, көчле баш мие кан әйләнешенең бозылулары – 189.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 92гә әзәйде (көчле миокард инфарктлары саны 20гә әзәйде һәм баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары 3кә әзәйде). Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 83кә кимеде. Кояш сугу буенча чакырулар атна эчендә 1гә (узган атна эчендә – 2гә) кимеде. Бәхетсезлек очраклары буенча мөрәҗәгать итүләр саны 10га күбәйде, ЮТҺ буенча чакырулар саны 9га кимеде. Янгыннарга чакырулар саны 8гә күбәйде. Бала табулар саны 7гә күбәйде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International