Казанда акад. В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең 145-еллыгына һәм КДМУ психиатрия клиникасының 100-еллыгына багышланган тантаналы чаралар булды

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

11 июльдә  Казанда акад. В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенә 145-еллыгы һәм КДМУ психиатрия клиникасының 100-еллыгы хөрмәтенә багышланган тантаналы чаралар булды. Россиянең әйдәүче психиатрлары катнашуында фәнни- гамәли конференция, массакүләм  мәгълүмат чараларының вәкилләре өчен пресс-конференция, истәлекле ташны ачу һәм ТР сәламәтлек саклау министры  Адел Вафин катнашуында бал уздырылдылар.

Тантаналы чараларда Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән психик сәламәтлек өлкәсендә әйдәүче Россия галимнәре катнашты:

РФ ССМ «В.М. Бехтерев исемендәге Санкт-Петербург ФТПНИ» директоры, Россия психиатрлары  җәмгыятенең рәисе, проф. Незнанов Н.Г.; РМФА академигы, проф. Смулевич А.Б.; РМФА корр.-әгъза,  проф. Александровский Ю.А.; көнчыгыш-европа регионы буенча БСОның региональ вәкиле, проф. Морозов П.В., шулай ук Татарстан Республикасыннан 150дән артык фәнни хезмәткәр, психиатр-табиб һәм психотерапевт, ИБФО һәм Россиянең башка регионнарының психиатрик оешмаларының җитәкчеләре. Чараның фәнни өлеше беткәч, Волков ур., 80 адресы буенча КДМУ психиатрия клиникасының 100-еллыгы хөрмәтенә багышланган истәлекле таш тантаналы ачылды.

Тантананың тәмамлау аккорды итеп Республика клиник психиатрия хастаханәсенең территориясендә бал булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International