2014 елның 18 июлендә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Төш медицинасы үзәгенең җирлегендә урнашкан радионуклидлы дәвалау бүлегенә килеп китәчәк.
Ел саен нурланышның ачык чыганаклары белән дәвалауга Россиядә 75 000 якын авыручы мохтаҗ, чынында дәвалауны 3000 якын кеше ала, ул ихтыяҗдан шактый әзрәк. Россиядә барысы 5 шундый бүлек эшли. Алтынчы бүлек – Казан шәһәрендә. Радионуклидлы дәвалау бүлеге – онкология белән авыручыларны төрле терапевтик радиофармпрепаратларны аларның организмнарына кертү юлы белән госпиталь-стационар тәртиптә дәвалауны уздыру өчен билгеләнелгән «Төш медицинасы» үзәгенең махсуслаштырылган бүлекчәсе. Радионуклидлы дәвалау өчен приоритетлы юнәлеш булып калкансыман бизнең дифференциальләнгән яман шеше һәм агулы диффуз зоб белән авыручыларны йод-131 радиоизотопы белән дәвалау тора. Бу методика үз нәтиҗәлелеге белән аерылып тора. Моннан тыш, радионуклидлы дәвалау бүлегендә төрле локализацияле шешләрнең сөяк метастазларын Стронций хлориды-89 препараты белән амбулатория тәртибендә дәвалау планлаштырыла.