Татарстанда Яшьләрнең III Халыкара белем бирү «Сәләт» форумы уза

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

2014 елның 15 июлендә «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның белгечләре Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы балачак бүлегенең белгечләре белән бергә 2014 елның 15 июленнән башлап 20 июльгә кадәр Биләр тарихый-археологик музей-заповеднигы территориясендә (Татарстан Республикасының Алексеевск районы) уза торган Яшьләрнең III Халыкара белем бирү «Сәләт» форумына килеп киттеләр. Форумда хезмәт күрсәткән медхезмәткәрләр өчен киңәшмә уздырылды, анда лагерьда балалар сәламәтлегенә кагылган көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышынды. Мәгълүматый булышлык күрсәтелде, отрядларда йогышлы булмаган һәм йогышлы авырулар буенча һәм СЯР пропагандасы буенча санмәгърифәтчелек әдәбият комплектларын тараттылар. «РМПҮ» ДАССОсы чыгарган СЯР буенча видеофильмнар, мульфильмнар трансляциясе оештырылды. Медпунктта «Сәламәтлек почмагы» оештырылды һәм күрсәтмә әдәбият белән җиһазландырылды.

Лагерьдә 5000 бала – Татарстан Республикасының бөтен районнарыннан һәм Россия регионнарыннан 12–17 яшьлек республика олимпиадаларында, иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләр урнашты. Гадәттәгечә чараның хөрмәтле кунагы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов булачак. Россия регионнарыннан – Идел Буе федераль округыннан, Крым Республикасы, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһ. делегацияләр Форумның кунаклары булачак. Алардан башка Форумда Австралиядән, Берләшкән Гарәп Эмирлекләреннән, Чех Республикасыннан һәм башка илләрдән делегацияләр көтеләләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International