ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Санта» шифаханәсе ЧҖҖнең балалар сәламәтләндерү лагерендә көчле эчәк йогышы очраклары турында хәбәр итә.
22.07.2014 ел. Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлеге тарафыннан «Санта» шифаханәсе ЧҖҖнең балалар сәламәтләндерү лагерен 19.07.2014 елдагы планнан тыш тикшерүне уздыру барышында балалар арасында көчле эчәк йогышы билгеләре белән 3 мөрәҗәгать итү ачыкланды. Авыруның җиңел үтүе белән бәйле, балаларның ата-аналары госпитализациядән баш тарттылар, дәвалау Казанның 9нчы һәм 10нчы номерлы сырхауханәләрендә амбулатор тәртиптә уздырыла.
Табибның контактлы балаларны 23.07.2014 елда каравы нәтиҗәләре буенча көчле эчәк йогышы (КЭЙ) билгеләре белән тагын 9 бала ачыкланды. Авырып киткән балалар «КЭЙ/гастроэнтерит?» башлангыч диагнозы белән «Проф. А.Ф.Агафонов исемендәге ЙАРК» ДАССОна урнаштырылдылар.
Хастаханәгә урнаштыруның беренче тәүлеге эчендә үк, авырган балаларга лаборатор диагноз: норовирус йогышы – куелды.
Хәзерге вакытта 9 бала – стационар дәвалауда. Тулы күләмдә дәвалау-диагностикалау чаралары уздырыла. Балалар хәле канәгатьләнерлек, авыру җинел дәрәҗәдәге авырлыкта үтә.
Норовирус йогышы – көчле эчәк йогышы, норовирус – энтеровируслар төрләренең берсе.
Норовирус-ассоциацияләнгән гастроэнтеритның спорадик очраклары һәм кабынулары бөтен ел буена күзәтелә.
- вирус бик тә чыдам: гадәттәге югыч һәм спиртлы әйберләр белән юеш җыештыру аның юкка чыгуын тәэмин итми;
- вирус кибүгә, катыруга, 60 градуска кадәр җылытуга тотрыклы, хлорлы йогышсызландыру әйберләреннән генә үлә;
- норовирус йогышы кешеләрнең бөтен яшьтәге төркемнәренә зарар китерә;
- норовирус хәлсезләнгән, өлкән кешеләр һәм балалар өчен бик куркынычлы.
Йогышның чыганагы булып авыру кеше яисә вирусны билгесез таратучы тора. Инкубация вакыты (яшерен) 12–48 сәгатьне тәшкил итә, авыру дәвамлылыгы – 2–5 көн.
- азык аша: кеше юылмаган җиләк-җимешләр, яшелчәләр ашагач йогышланырга мөмкин;
- су аша: кеше йогышлы суны эчсә йогышланырга мөмкин;
- контакт-көнкүреш әйберләре аша: вирус организмга юылмаган куллардан, савыт-сабалардан, йорт кирәк-яраклары һ.б. аркылы керә.
Авыру, кагыйдә буларак, күңел болганудан, косудан, тәүлеккә 8 тапкырга кадәр эч китүдән (диареядан), тән температурасының аз гына күтәрелүеннән башлана. Авыручылар хәлсезлекне, мускуллар авыртуын һәм тиреләренең төссезлеген билгелиләр. Берничә көн эчендә хәл нормальләшә, ләкин кеше терелгәннән соң 1 айга кадәр йоктырышлы булырга мөмкин. Һәм ул якын кешеләрне йоктыра ала һәм эпидемиологик куркынычлыкка шарт куя.
- эчү өчен кайнаган су яисә шешәләрдәге сулар һәм фабрикада төрелгән эчемлекләр кулланырга;
- ашар алдыннан җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне ага торган су астында җентекләп юыгыз, кайнаган су белән чайкатып алыгыз, аеруча алар балалар өчен булса;
- кулларыгызның чисталагын күзәтеп торыгыз, ашар алдыннан, йөреп кайткач, җәмәгать урыннарыннан, автотранспорттан, бәдрәфкә кергәннән соң аларны сабын белән юыгыз;
- һәр көнне юу һәм йогышсызландыру әйберләре белән дымлы җыештыру уздырыгыз;
- бала җинел формада авырса да балалар бакчасына яисә мәктәпкә җибәрергә кирәкми, бу авыру бала белән аралашучы бүтән балаларга да куркыныч;
- шешәләр һәм кечкенә балалар ашаган савытларны өстәмә кайнап торган су белән чайкатырга тәкъдим ителә;
- балалар уенчыкларын һәр көн юарга һәм кайнатып алырга тәкъдим ителә;
- су процедуралары вакытында һәм бассейнда коенганда суны йотмагыз;
- өйдә авыручы булса, бик игътибарлы итеп чисталык тотырга кирәк – авыручыларны караганда, авыручының әйберләрен тотканда перчаткалар белән кулларны сакларга, җентекләп кулларны сабын һәм су белән юарга, аларны тире өчен спиртлы антисептиклар белән эшкәртергә.