«Солнечный» Балалар сәламәтләндерү лагере. Җәйнең иң кызу чаклары.

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
 «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССО белгечләре оештыру-методик ярдәм күрсәтү һәм массакүләм пропаганда чараларын үткәрү өчен Казан шәһ. «Солнечный»  дигән балалар сәламәтләндерү лагеренә чыктылар. Яшүсмерләр өчен «Аномаль җәйге эсседә үзеңне ничек тотарга», «Эссе һәм кояш сугуны профилактикалау», «Көчле эчәк йогышын профилактикалау», «Наркомания, тәмәке тарту, алкоголизмны профилактикалау» темалары буенча лекцияләр укылды. Лекция дустанә шартларда үтте, балалар сораулар бирделәр һәм кызыксындырган сораулар буенча сөйләшүдә үзләре дә актив катнаштылар. «Җәйнең үз сюрпризлары бар» дигән видеофильм күрсәтелде һәм үзәк бастырып чыгарган мәгълүматый-методик әдәбият таратылды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International