Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Баш штаттан тыш белгечләрнең исемлеге
Сәламәтлек саклау министрлыгы шәхесләрдә
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Телефон белешмәлеге
Эшчәнлек
Контактлар
Максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру
Планнар, программалар, проектлар
Министрлык идарәләре һәм бүлекләре
Коррупцияга каршы тәэсир итү
ТР дәвалау-профилактикалау учреждениеләре өчен мәгълүмат
Иҗтимагый совет
Медицина белемен бирү һәм аттестацияләү бүлеге мәгълүматы
Социаль пакет: хәл итәргә вакыт!
Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү (СББ)
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Матбугат хезмәте
Сәламәтлек саклау календаре
Пресс-релизлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Атналык план
Фоторепортажлар
Даими аккредитация
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет-кабул итү бүлмәсе
Норматив - хокукый база
Министрлыкның эш тәртибе һәм гражданнарны кабул итү вакыты
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы
Хәлгә керү. Авырлы хатыннарга РКХнең кризис үзәгендә булышлык күрсәтеләчәк
2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
Республика клиник хастаханәсендә кризис үзәге эшли, анда авырлы хатыннарны һәм яшь аналарны һәрвакыт якларга әзерләр. Монда шатлыклары белән уртаклашырга сирәк киләләр. Хәер, анысы инде бик мөһим дә түгел. Иң әһәмиятлесе шунда ки, карынында бала йөртүче хатыннар авыр минутларда алар өчен һәрвакыт ишек ачык икәнлеген беләләр.
Сүз белән ярдәм итү
Монда килүчеләр күп. Аларны билгеләнгән вакытта гына кабул итәләр һәм бары тик алдан язылу буенча гына.
– Яшь буенча чикләүләр юк – ди клиник психолог Лиля Федорова. – Бүгенге көндә ундүрт яшьтә дә, утызда да, илледә дә әни булалар. Барысында да авырлыклар җитәрлек. Берләрендә алар көтелмәгән балага узу аркасында барлыкка киләләр, бүтәннәре бала тапканнан соң депрессияне үзләре генә җиңә алмыйлар, ә өченчеләре өйдәге җәбер-җәфадан интегәләр.
– Кешегә, үз киләчәгеннән курыкканда, проблемаларны озак вакыт үзе генә чишәргә азапланганда, бу ситуациядән чыгу юлын үзенә генә табу авыр, – дип саный Лиля Федорова. – Бу очракта психологик ярдәм бик кирәк.
Мөһим
РКХнең кризис үзәгенә психологик ярдәм һәм иҗтимагый булышлык сорап кем мөрәҗәгать итә ала:
- аборт ясарга уйлаган авырлы хатыннар;
- балигъ булмаган авырлы хатыннар;
- куркулары булган авырлы хатыннар, ана һәм ата булырга әзер булмаган парлар;
- аборт ясаткан хатыннар;
- балага уза алмаган хатыннар;
- уңышсыз сексуаль тәҗрибәсе һәм бүтән проблемалары булган яшүсмер кызлар.
Безне ничек табарга?
Кризис үзәге РКХнең консультатив поликлиникасында Казан, Оренбургский тракт ур., 138 йорт адресы буенча урнашкан.
РКХнең интернет-сайты: www.rkbrt.ru
телефон: (843) 237-31-90
Мәкаләнең тулы эчтәлеге – Россия газетасында (2014 нче елның 5 июне саны)
Автор: Ольга Кондрева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Черемисиннар табиблар династиясен хөрмәтләү
Котлауларны Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Владимировна Демьянова һәм Республика профсоюзлар комитеты рәисе Гөлнар Равил кызы Хөснетдинова җиткерделәр.
3 км дан 42,2 км га кадәр: Проф. М.З. Сигал исемендәге ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры хезмәткәрләре Казан марафонында – 2026
Тулы марафон дистанциясен — 42,2 км — 1 нче анестезиология-реанимация һәм интенсив терапия бүлеге табиб-анестезиолог-реаниматологлары Руслан Госман улы Нуриев һәм Булат Рөстәм улы Жданов, шулай ук Чаллы филиалы табиб-рентгенологы Алинә Марс кызы Котдусова үттеләр.
Казан марафонында 57 кеше сөяк мие донорларының Федераль регистрына кергән
Дискуссия бик күп тамашачы җыйды. Кешеләр лекторийның бөтен урыннарын алдылар, кемдер манежда утырды, хәтта басып тыңладылар.
30
апрель, 2026 ел
Май ял һәм бәйрәм көннәрендә Татарстан медицина учреждениеләренең эше турында
Поликлиникалар 8.00 дән 17.00 гә кадәр, бала тудыру йортлары – тәүлек буе эшли
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз