Тагын 14 табиб торак шартларын яхшыртуга грант белән булышлык алды

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау оешмаларына 2014 елда эшкә кабул ителгән клиника-лаборатория диагностикасы табибларының, табиб-белгечләренең Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алуларына өченче конкурсны уздыру буенча комиссия утырышы булды.

Конкурс комиссиясенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, ТР Кабмин Аппаратының, Дәүләт Советының, Дәүләт торак фондының, Казан ДМУның, ТР ССМның карамагындагы Җәмәгатьчелек советының, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Рескомының, Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләре ассоциациясенең хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Муниципаль оешмалары советының вәкилләре кертелделәр.

Комиссия бу программада катнашырга теләк белдергән табибларның 24 конкурс материалын карап тикшерде. Өченче конкурс нәтиҗәләре буенча 14 табибка (шул санда 1 табиб – медицина фәннәре кандидаты) торак шартларын яхшыртуга грант белән булышуны бирү турында карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International