БРКХ республиканың балалар сәламәтлек саклавының авангардында

2014 елның 1 августы, җомга

БРКХдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында Хастаханә советының «ТР ССМның 2014 елның 6 аена «Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССО эшчәнлегенең йомгаклары һәм урта сроклы периодка үсешенең стратегиясе турында» дигән утырышы булды.

Утырышта шулай ук ТР буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәтнең Территориаль органы җитәкчесенең урынбасары Любовь Шәйхетдинова, ТР ССМның Дәвалау һәм профилактика ярдәме идарәсенең балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне һәм бала табарга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлегенең башлыгы Елена Игнашина катнаштылар.

 

2014 елның 6 аенда Балалар республика клиник хастаханәсе башкарган эшнең нәтиҗәләре һәм үсешенең стратегиясе турында төп доклад белән баш табиб Рафаэль Шавалиев чыгыш ясады.

Йомгаклау сүзе белән утырышта Татарстан Респубикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чыкты. Үз чыгышында ул Балалар республика клиник хастаханәсенең эшен югары бәяләде, 2014 елдагы эш күрсәткәчләренең уңай динамикасын билгеләде, БРКХне модернизацияләү вакытында алынган ресурслар белән нигезле файдалануга игътибар итте.

Министр БРКХ коллективына балалар сәламәтлеген саклауда нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм БРКХның республиканың балалар сәламәтлек саклавының авангардында калуын билгеләде, киләчәктә уңышлар һәм үсеш теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International