Соцпакетны кайтарырга соң түгел әле

2014 елның 1 августы, җомга

Пенсия фондына социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокукны яңарту турында гаризаны бирү өчен льготалы категория гражданнарының ике ае бар әле. Исегезгә төшерәбез, ел эчендә андый хокукны кайтару мөмкинлеге закончылык белән алдан исәпкә алынмаган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан льготникларына соцпакеттан баш тартмаска киңәш итә.

Бүгенгә дәүләт социаль ярдәме 881 сум 63 тиенне тәшкил итә. Әлмәт муниципаль районында һәр айлык акча түләвен алучылар – 14 124 кеше. Льготникларның күбесе хроник көчле авырулары булган өлкән кешеләрны һәм инвалидларны тәшкил итә. Аларны сыйфатлы дәвалау өчен бу акчалар гына җитми. Еш кына сәламәтләндерү өчен кирәк булган чыгымнарга гаилә бюджетының көче җитми башлый.

Соцхезмәтләрне бирү турында торучыларга аңлату (шул санда индивидуаль дә) эшләрен уздыру буенча эш планнары Әлмәт шәһ. дәвалау-профилактикалау оешмаларында эшкәртелде һәм расланды. Шуның турында чираттагы мәртәбә Медпрофилактика үзәге тарафыннан оештырылган Сәламәтлек саклау идарәсендәге пресс-конференциядә сөйләделәр.

Хәзер льготникларны махсуслаштырылган даруханәләр дарулар белән вакытында һәм өзеклексез тәэмин итәләр.

Аерым басым ясап әйтергә кирәк, социаль хезмәт җыелмасы дару чаралары белән льготалы тәэмин итү кебек үк үзенә бер төрле социаль иминләштерү булып тора. Ул кешенең куркыныч авыруын ачыклау вакытында кирәк, чөнки бу авыруны дәвалау өчен акча компенсациясе суммасыннан шактый артыграк булган җитди чыгымнар таләп ителәчәк.

Шулай итеп, 1 октябрьгә кадәр соцпакеттан баш тарту турында гаризаны Пенсия фондыннан кайтарырга вакыт бар әле.

 
Лилия Сабитова, ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсенең мәгълүмат-хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International