Әлмәт муниципаль районында туберкулез буенча начар эпидемиологик шартлар туберкулезга каршы көрәш буенча ведомстволар арасындагы комиссия утырышында соңгы өч ел эчендә яңадан җентекле күзәтү темасы булды. Утырыш башкарма комитетның җитәкчесе рәислегендә, Сәламәтлек саклау идарәсенең, прокуратураның, төрле ведомстволар вәкилләре, баш табиблары катнашуында узды. Һөнәри вазыйфалар сәбәпле якын тирәдәге шәхесләр белән зур бәйләнеш булган кешеләрдә туберкулез очракларын ачыклау аерым борчуны чыгара. Эш бирүчеләрнең алдан һәм периодик медицина күзәтүләрен уздыру турында карарларны һәм норматив актларны башкаруга җаваплыксыз мөнәсәбәтләре авыруның ачыкланган очраклары белән раслана.
Хезмәт кодексының алдан һәм периодик медицина күзәтүләрен уздыру турында, мәгариф, сату, авыл хуҗалыгы, транспорт өлкәләре хезмәткәрләренең авырулары сәбәпләре турында таләпләрен оештыру һәм башкару турында чыгышлар тыңландылар. Катгый сөйләшү барышында район халкының авырулар һәм үлүчеләр санының дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән ведомстволар арасындагы эшләр буенча чаралар эшләп чыгарылды.
Комиссия карарына туберкулез буенча шартны үзгәртә ала торган беренче дәрәҗәдәге мәсьәләләр кертелде. Комиссия рәисе, мәҗбүри медицина күзәтүләрен үтмичә эшчеләргә хезмәт вазифаларын үтәргә рөхсәт бирмәү буенча эш бирүченең җаваплылыгы РФ Хезмәт кодексының 212 маддәсе белән билгеләнгән, дип басым ясады.
«Кискен шартлар кичектергесез чаралар күрүне таләп итә» дип әйтте Марат Гирфанов. Ул комиссиянең һәр айлык утырышларын уздыруга максат куйды. Ә халыкка мәҗбүри профилактик флюорография тикшерүен узарга кирәклек турында хәбәр итү максатында мәгърифәтчелек мәгълүматын телеканалларда, басма һәм электрон ММЧда, ДПО сайтларында урнаштырырга кирәк.
Лилия Сабитова, ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсенең мәгълүмат-хезмәте