Республикада Донорлар шимбәсе узды

2014 елның 4 августы, дүшәмбе

2 августта Казан шәһ. Республика кан үзәгендә һәм аның Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендәге филиалларында Бөтенроссия донор акциясе чикләрендә Донорлар шимбәсе узды. Акциянең максаты – мөмкин кадәр күбрәк донорларны тарту һәм эш көннәрендә шуны эшли алмый торган кешеләргә кан бирү мөмкинлеген бирү. Татарстанда донорлар саны тотрыклы. Ләкин төп мәсьәлә – донорлар ташкынын регуляр, акцияләрдән ирекле итәргә: кан һаман кирәк булгач, донорның тагын бер кат киләсе килергә тиеш.

Бу көнне 108 кеше донор булды, кан банкы 40 литрдан күбрәк донорлар канына артты.

Җәйнең соңгы аеның эссе көнендә шимбә иртәсен шәфкатьле һәм күркәм эшкә багышлаган бөтен битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International