ТР ССМ түләмә чыганагын локальләштерүгә һәм бетерүгә юнәлдерелгән чараларның комплексын уздыра

2014 елның 5 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 04.08.2014 елда «проф А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОна 1965 елда туган, Өлге авылыннан, эшләми торган,«Түләмә? Тире формасы» диагнозы белән пациент керде, дип хәбәр итә.

Анамнез җыйганда, пациент үз хуҗалыгының бозавын мәҗбүр ителгән үтерүдә катнашты, дип билгеләнде. 2014 елның 4 августына күчү төнендә авыручыда лимфа төененең ялкынсыну үзгәрүләре, авыруның тире билгеләре барлыкка килделәр. Махсуслаштырылган медицина транспорты белән авыручы «проф А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йөгышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОна тапшырылды.

Хастаханәгә керү вакытында лабораториядә тикшерү өчен материал алынды, материал «Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССОның аеруча куркынычлы йогышлар лабораториясенә җибәрелде. «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺБ ДББОның йогышлы авырулар кафедрасы мөдире, профессор В.Х.Фазылов, клиниканың әйдәүче белгечләре катнашуларында консилиум уздырылды. Комиссия башлангыч диагноз куйды, дәвалауга төзәтмәләр кертте. Тулы диагноз «Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССОның лабораториясеннән бактериологик тикшеренүләр мәгълүматларын алганнан соң куелачак.

Өлге авылында медицина эшчәннәре тарафыннан түләмәнең ниятләнгән чыганагын локальләштерүгә һәм бетерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы уздырыла: бәйләнештә булган шәхесләр төркеме билгеләнде, аларга көн саен медицина күзәтүләре оештырылды, һәр ишегалдын йөреп чыгулар уздырыла. Авыл халкына түләмәне профилактикалау чаралары турында хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International