Медицина эшчәннәренең көчләре белән йогышның чыганагын локальләштерүгә һәм бетерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы уздырыла.
Бәйләнештә булган шәхесләр төркеме (19 кеше) билгеләнде, көн саен 2 тапкыр үткәрелә торган медицина күзәтүе оештырылды, авыручыларны ачыклау максатында һәр ишегалды буенча йөреп чыгулар уздырылды. Халыкка түләмәне профилактикалау чаралары турында һәм медицина ярдәмен сорап вакытында мөрәҗәгать итү турында хәбәр ителде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, 04.08.2014 елда 17 сәг.40 минутта «проф А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йөгышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОна «Түләмә? Тире формасы» башлангыч диагнозы белән Кукмара районының гражданины керде, дип хәбәр итә.
Анамнез җыйганда, ул һәм тагы 4 кеше үз хуҗалыгының мәҗбүри үтерелгән бозавының түшкәсен эшкәртүдә катнашканнар, дип билгеләнде. «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺБ ДББОның йогышлы авырулар кафедрасы мөдире, профессор В.Х.Фазылов катнашуында консилиум уздырылды. «Түләмә, чуанлы төр, локальләшкән тире формасы?» дигән башлангыч диагноз куелды.
Лабораториядә тикшерү өчен материал алынды һәм «Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССОның аеруча куркынычлы йогышлар лабораториясенә җибәрелде.