2014 елның 2 августыннан башлап 11 августына кадәр ТРмедицина оешмаларында 2 августтагы Физкультурачы көненә туры китерелгән «Гиподинамияне профилактикалау» дигән ун көнлек уздырыла.
Гиподинамия вакытында атеросклероз, симерү, гипертония, шикәрле диабет, остеопороз кебек күп авыруларның үсеш рисклары арта. Шуңа күрә кешеләр тәртипле рәвештә физик күнегүләр ясарга тиеш.
Кешегә физик йөкләнешләрнең нинди күләме кирәк? Һәрбер кешегә кирәк булган физик йөкләнешләрнең иң кечкенә күләме – атнасына 5 тапкыр, көненә 30ар минут күнегүләр. Иң яхшысы, кеше көн саен 30-45әр минут күнегүләр ясаса. Сезнең өчен рөхсәт ителгән йөкләнешләр дәрәҗәсен дәвалый торган табиб әйтергә тиеш.
Хроник авырулары булмаган кешеләргә йөрү, йөгерү, йөзү, җиңел зарядка кебек йөкләнешләр киңәш ителә.
Әгәр дә сездә хроник авырулар ачыкланса – җиңел йөкләнешләр: җәяү йөрү, салмак йөзү, велосипедта салмак йөрү белән чикләнегез. Шуның белән бергә кан тибүен күнегүләрне башлаганчы һәм эшләгән вакытта үлчәргә кирәк.
Физик күнегүләрне ясар алдыннан табиб консультациясен узарга кирәк.