Бүген яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегендәге авыручыларны һәр яктан тикшерү буенча КазанныңРКХ һәм БРКХ белән өч яклы консилиум уздырылды. Консилиум ерактан телемедицина консультацияләрен үткәрү, авыручыларны дистанцион тикшерү һәм күзәтү җайланмасыннан файдалану белән узды.
«Робот» ярдәме белән видеоконсультацияләрне оештыру тизлек, үтә алырлык һәм пациентны күрсәтмәле визуализацияләү сәбәбендә булды. Белгечнең каты авыручы пациентка ашыгыч чыгып китәргә мөмкинлеге һәрвакытта да булмый, еш кына һәр минут исәптә була, кичектермичә карар итү кирәк. Махсус роботлаштырылган техника, төрле-төрле камералар пациентлар белән нәрсә эшләнүен төрле яктан иң вак детальләрдә күрергә мөмкинлек бирә. Күптән түгел РКХ белгечләре белән консультацияләр уздырылган иде инде, ләкин бүгенге көннән КДМҮнең пациентларын Татарстанның иң эре клиникалары РКХ һәм БРКХ белгечләре белән бер үк вакытта консультацияләү мөмкинлеге барлыкка килде. Ул каты авырган пациентны дәвалау тактикасын иң тулы һәм төгәл итеп билгеләргә мөмкинлек бирә. Бүген КДМҮнең яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегендә булган 7 яңа туган балага консультация бирелде.
Консилиумда БРКХ реанимация хезмәте җитәкчесе Игорь Закиров, БРКХнең яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге мөдире Марат Сатрутдинов, РКХнең ситуацион үзәге мөдире Марат Мәҗитов, КДМҮнең яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге мөдире Роман Тетерин катнаштылар.