Казанда ЮТҺ

2014 елның 12 августы, сишәмбе

Бүген Казанда, Себер тракты урамында Совет мәйданы тукталышы янында ЮТҺ булды.

Шәһәрнең маршрутлы автобусының троллейбус белән бәрелешүе нәтиҗәсендә 5 кеше (автобус пассажирлары) зыян күрде. ЮТҺ урынына Ашыгыч медицина ярдәменең 2 фельдшер бригадасы чыкты.

Өч зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә 7нче номерлы Шәһәр хастаханәсенә урнаштырылды, икесе медицина ярдәмен күрсәтүдән соң канәгатьләнерлек хәлдә амбулатор дәвалауга җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International