Бүген Казанда ТР буенча Россиядә наркотиклар әйләнеше артыннан тикшерү буенча Федераль хезмәт идарәсендә (НӘТФХИ) «Кан биреп, тормыш бүләк итәсең!» дигән акция узды. Наркотикшерү хезмәткәрләре ведомство сырхауханәсендә кан бирделәр, шуңа күрә республика кан банкы 15 литрга тулыланды, дип ТР буенча Россиянең НӘТФХИсе хәбәр итә. Кан җибәрү үзәге белгечләренең белдерүе буенча, үз сәламәтлекләре турында нык кайгыртып торганга һәм яхшы физик хәзерлектә булганга, наркополицейскийлар бик мөһим кан донорлары булып торалар.
Наркополицейскийлар Татарстанда бөтен торучыларны донорлык хәрәкәтенә кушылырга чакыралар. 18 яшьтән узган һәр теләгән һәм медицина буенча каршы күрсәткечләре булмаган кеше кан һәм аның компонентларына мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итә ала.
Кан бирү организмга тулаем алганда яхшы тәэсир итә. Бу – йөрәк-кан системасының авыруларын, атеросклерозны, подаграны, бавыр эшчәнлегенең бозылуын һәм башка авыруларны профилактикалау. Моннан тыш, кан югалтуга җайлашкан булганлыктан, донорның бәхетсезлек очраклары вакытында исән калуга ышанычы күбрәк.