РКХдә шәфкать туташларының квалификацияләрен күтәрү курсы булды

2014 елның 13 августы, чәршәмбе

Инфузион дәвалауны уздыруда катнашучы урта медицина персоналы, РКХнең шәфкать туташлары хезмәтләренең җитәкчеләре, процедура кабинетларының, хастаханәнең анестезиология һәм реанимацияләү бүлегенең шәфкать туташлары квалификацияне күтәрү буенча практик курста катнаштылар. Бу курс чикләрендә инфузион дәвалау пациент һәм шул катлаулы алымны ясаучы медицина персоналы өчен хәвефсезлек позициясеннән карала. Чараны РКХнең баш табибы урынбасары Ольга Геннадий кызы Сафина тантаналы итеп ачты. Практик дәресләрне «Б.Браун Медикал» ЧҖҖнең региональ вәкиле уздырды. Ул урта медперсоналның практикасындагы эшнең практик өлешләре турында, атап әйткәндә: кулларны эшкәртү турында, инфузион эремәләр, җиһазлар хәзерләү турында, венаны керү өчен хәзерләү турында, периферик катетерны һәм аның куелган урынын эшкәртү һәм инфузияне бетерү турында сөйләде.

Куркынычсыз инфузион дәвалауны уздыруның яктыртылучы хәзерге заман методикалары, профилактик чаралар, пациентның һәм шәфкать туташларының өзлегүләре һәм рисклары хастаханәнең шәфкать туташлары эшенең мөһим өлешләренең берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International