Гомер – сәламәтлек, аны саклагыз

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Тереза Ананың тормыш турында әйткән 18 васыяте исәбендә шундые да бар: «Гомер – сәламәтлек, аны саклагыз». Һәр дәвалау – профилактикалау оешмасының төп бурычы – кешеләрне коткару һәм аларның сәламәтлеген саклау. Әлмәт ДПОсы үзенең төп функциясен ничек үти, нинди проблемаларны чишәргә кирәк, медицина эшчеләре коллективларына ничек булышлык күрсәтергә, пациентлар иминлеге өчен нинди максатлы Программалар бар һәм алар ничек эшлиләр, - боларның барысы да районның беренче шәхесенең, шулай ук теле һәм фотокамераларның объективларының күзәтүе астына керделәр.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллинның озата баруында ДАССОларга: «3нче Әлмәт шәһәр сырхауханәсенә», «Перинаталь үзәкле Әлмәт шәһәр хастаханәсенә», «Әлмәт үзәк район хастаханәсенә» эш буенча килеп китте.

Барлык ДПОларда Башлык персонал белән, табибка электрон язылу терминалларының эшләве белән, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үтә алырлык мохит белән, ремонт эшләренең барышы белән һәм «Кадерле Ветераныбыз» дигән республика социаль-гуманитар проекты чикләрендә ветераннар өчен палаталарны уңайлы итеп җиһазландыру белән танышты.

Пациентның «тар белгечлек» табибы белән очрашу механизмын да өйрәнде, шулай ук, мисал өчен, «4Д» режимындагы ультратавыш тикшерүе белән йөклелекнең хәтта башлангыч срокларында да патологияләрне яки тайпылышларны ачыкларга һәм булачак әнине психологик яктан әзерләргә мөмкинлек бирә торган җайланманы һәм иң яңа аппаратураны да карап чыкты.

Лилия Сабитова, ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсенең мәгълүмат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International