2015 елда социаль хезмәтләр җыелмасы белән гражданнарны тәэмин итү буенча чараларны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча республика селектор киңәшмәсе булды

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Бер көн элек Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында видеоконференция тәртибендә «2015 елда социаль хезмәтләр җыелмасы белән гражданнарның аерым категорияләрен тәэмин итү буенча чараларны оештыру һәм уздыру» темасына республика селектор киңәшмәсе булды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Саләмәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының җитәкчесе урынбасары Илдар Сәгадәтшин, шулай ук Татарстан буенча Россия Федерациясенең Пенсия фонды бүлегенең һәм Республиканың Муниципаль оешмалары советының, Татарстан Республикасы буенча Росздравнадзор идарәсенең, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкилләре, Республика медицина оешмаларының, Казан шәһ. сырхауханәләренең баш табиблары, «Таттехмедфарм» ДУП һәм даруханә оешмаларының җитәкчеләре катнаштылар.

Киңәшмә эшенең барышында баш тартучылар арасында аңлату эше буенча чараларны уздыру мәсьәләләре каралды. Төп докладлар белән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф.Ф.Яркаева чыгыш ясады.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары әйткәнчә, бүгенге көнгә социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготниклар саны 110 294 кешене тәшкил итә. Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготниклар санының артуы 2014 елның башыннан 5,5% тәшкил итте.

Татарстан буенча Россия Федерациясенең Пенсия фонды бүлегенең мәгълүматлары буенча баш тартучыларның проценты 2014 елга 72% тәшкил итә, ә 2015 елга – 70,4%.

Баш тартучыларның иң зур проценты Кукмара, Яшел Үзән, Актаныш, Баулы, Норлат, Чистай, Бөгелмә, Балтач, Алексеевск, Саба районнарында күзәтелә.

Иң кечкенә күрсәткечләр Мөслим, Яңа Чишмә, Тукай, Сарман, Югары Ослан, Кама Тамагы, Алабуга, Азнакай районнарында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International