Бөгелмәдә авыл халкының эш активлыгын күтәрү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе узды

2014 елның 15 августы, җомга

14 августта Бөгелмәдә ТР Дәүләт Советының Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашуында авыл халкының эш активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кечкенә формаларын үстерү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе узды.

Киңәшмәнең эшендә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин катнаштылар.

Киңәшмәне ТР Дәүләт Советының Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты.

Докладлар белән шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыгыш ясадылар.

Соңрак зона киңәшмәсенең эше интерактив тәртипкә күчте. Бөгелмәгә килгән шәхси ярдәмче хуҗалыкларның, гаилә фермаларының һәм кооперативларның хуҗалары республиканың җитәкчелегенә аларны кызыксындырган бик мөһим сорауларны бирә алдылар.

 
 
ТР Дәүләт Советының Матбугат-хезмәте мәгълүматлары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International