Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы «Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОнда балалар церебраль параличы белән авыручы ике яшьлек баланың үлеме факты буенча хезмәт тикшерүен үткәрүне тәмамлады.
Баланың үлүе сәбәбе булып канның көчле онкологик авыруы тора. Авыру патологоанатомик һәм гистологик тикшерү нәтиҗәләре белән расланды, ләкин ул бала исән чакта ачыкланмаган булган.
Баланың стационарда кыска вакытлы булуына карамастан, медицина ярдәмен күрсәтүнең җитешсезлекләре кабул итү бүлегенең һәм реанимация бүлегенең этапларында билгеләнде.
Гомуми оештыру бозылулары да ачыкланды, аларны бетерү өчен оешмага боерык бирелде.