Бүген «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОына эш визиты белән Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Е.К.Костюшин, бәхетсезлек очракларын һәрьяклап тикшерү буенча бүлек башлыгы А.Ю.Ларюхин килеп киттеләр.
Киңәшмә барышында үлем нәтиҗәсе белән производствода җәрәхәтләнү очракларын анализлау өлешендә ведомстволар арасындагы үзара тәэсир итешү мәсьәләләрен уйлаштылар. Атап әйткәндә, производстводагы үлем очракларында һәрьяклап тикшерү вакытларын кыскарту, эш бирүчеләр өчен тиешле регламентлар эшләп чыгаруның кирәклелеге, бергәләп комплекслы экспертизалар уздыру мәсьәләләре күтәрелделәр.
Киңәшмәнең эшендә бюро башлыгы М.И.Тимерҗанов, оештыру-методика эшләре буенча бюро башлыгының урынбасары Р.М.Газизҗанова, зарар күргән, гаепләнүче һәм башка шәхесләрне экспертизалау бүлеге мөдире О.Ю.Оладошкина һәм суд-гистология бүлеге мөдире А.М.Хромова катнаштылар.