«Кама балалар медицина үзәге» ДАССОсына һәм Яр Чаллы шәһ. 7нче Шәһәр сырхауханәсенә карата кузгатылган суд эшен карап тикшерүнең нәтиҗәләре турында мәгълүмат

2014 елның 15 августы, җомга
Татарстан Республикасының Медицина эшчеләре ассоциациясе идарәсе, сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау һәм пациентка (балага) 4 500 000 сум күләмендә мораль зыянны компенсацияләү турындагы «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОсына (алга таба - «КБМҮ» ДАССО) һәм Яр Чаллы шәһ. 7нче Шәһәр сырхауханәсенә карата белдерелгән дәгъва буенча эш 2014 елның 13 августында Яр Чаллы шәһәр суды тарафыннан тәмамланды, дип хәбәр итә.
Суд-медицина экспертизасы исәбе белән, табибларның эш итүләре һәм баланың сәламәтлегенә зыян килү арасында сәбәп-нәтиҗә бәйләнешенең булмавы билгеләнде.
Шулай итеп, эшне карап тикшерү барышында баланың «энцефалит» диагнозында  табибларның гаебе танылмады.
Яр Чаллы шәһәр суды карары буенча, «КБМҮ» ДАССОсына һәм 7нче сырхауханәсенә карата белдерелгән дәгъва таләпләрен канәгатьләндерү тулысынча кире кагылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International