Пациентларның бәяләмәләре нигезендә медицина оешмаларының һәм белгечләренең рейтингын төзеп махсуслаштырылган порталны бу елның ахырында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы барлыкка китерергә планлаштыра. ТР Президенты карамагындагы коррупциягә каршылык күрсәтү буенча Совет утырышында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин хәбәр иткәнчә, портал тәҗрибә тәртибендә дәүләт-шәхси партнерлык принципларында төзеләчәк. Махсус оештырылган порталда пациентлар, табибның компетентлыгына, шулай ук дәвалауның нәтиҗәлелегенә карап, аңа бәя бирәчәкләр.
А.Вафин, ТР сәламәтлек саклау министрлыгында видеоконференция тәртибендә медицина оешмаларының җитәкчеләре белән атналык киңәшмәләр уздырыла, шул киңәшмәләрдә аерым игътибар коррупциягә каршы юнәлгән мәсьәләләргә бирелә, дип сөйләде.
«Без тикшерү бүлекчәләрен ныгытабыз, чараларның күләмнәрен арттырабыз, тикшерү-ревизия бүлегенең кеше санын арттырабыз. 33 комплекслы һәм тематик тикшерү уздырылды, шушы елның 6 аена ачыкланган бозуларның суммасы бөтен узган елга ачыкланган бозуларның суммасы белән чагыштырырлык», – дип ТР сәламәтлек саклау министры белдерде.
Тулаем алганда, түрәнең сүзләре буенча, акча таләп итү турында шикаятьлар саны 2012 елдагы 452дән 2013 елдагы 374кә кадәр кимеде.