Татарстанның Сәламәтлек саклау министрыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросына Мәскәү өлкәсенең суд-медицина экспертизасы бюросының табиблары суд-медицина экспертларының делегациясе килеп китте.
Очрашу формаль булмаган җылы шартларда узды, кунаклар бюроның структур бүлекчәләренең эшләре белән кызыксынып таныштылар. Суд-биология бүлегендә заманча медицина техникасы белән җиһазландырылган молекуляр-генетик тикшеренүләр лабораториясе кунакларның аерым игътибарын тартты. Кунакларга бюроның үсеше һәм аны реконструкцияләү, лабораторияләрне киңәйтү планнары турында, бюрога тоташкан территорияне төзекләндерү планнары турында сөйләделәр.
Казанга Мәскәү кунаклары «Вакытлар һәм халыклар бәйләнеше» программасы чикләрендә килделәр. Өч көн эчендә алар Казан Кремленә, Иске-Татар бистәсенә, Раифа монастыренә килеп киттеләр. Шулай ук яңартылган Свияжск утрау-шәһәрендә булып киттеләр.