1
11 августтан башлап 17 августка кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 7765 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1577 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1047 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 46 тапкыр чыктылар. Шул юл-транспорт һәлакәтләрендә 61 кеше зыян күрде, 31 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 2 очракта кеше һәлак булды. Янгыннарга медиклар 13 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 100 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6028 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 61, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 190.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 77гә артты (кичектергесез ярдәм исәбенә). Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 10га, көчле миокард инфарктлары буенча – 7гә, кояш һәм эссе сугу буенча – 2гә, ЮТҺ буенча – 4кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 70кә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.