«Сәламәт булыгыз!» программасының чираттагы чыгарылышын 23 августта 10сәг.45мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз. Һәркемгә мәгълүм буларак, физик йөкләнешләр белән шөгыльләнү безнең организмны ныгыта һәм чыныктыра. Хәзер физик күнекмәләрнең төрләре шактый күп, аеруча җәй вакытында. Физик йөкләнешләрнең иң еш очрый торган төре булып велойөрүләр тора. Безнең организмга велойөрүләр ни өчен шулай файдалы, шул йөкләнешләр вакытында организм белән нәрсә була? Бу һәм башка әйберләр турында үз үрнәгендә программаның авторы һәм аны алып баручы Айдар Хәлиуллин сөйләячәк.
Җәй көнендә гөмбәләр һәм җиләкләр белән агулануны ничек кисәтергә? Агулану вакытында ничек беренче ярдәм күрсәтергә? Нинди симптомнарга игътибар итәргә кирәк? Шуның турында йогышлы авырулар табибының интервьюсында!
Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Россия 1 Татарстан» телеканалында 23 августта 10сәг.45мин. «Сәламәт булыгыз!» программасында.