Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы hәм барлык медицина җәмәгатьчелеге тирән кайгылы хисләр белән, 2014 елның 20 августында төнге дежурлык вакытында эш урынында табиб анестезиолог-реаниматолог Веретенников Александр Евгений улы вафат булды, дип хәбәр итә. Аңа нибары 43 яшь иде.
Табиб эшчәнлегенең 20 елы дәвамында ул реанимацион профильле каты авыручыларга ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтте.
Коллегаларның һәм пациентларның хәтерендә ул мәңгегә искиткеч табиб, үзенең профессиональ бурычына һәм кешеләрне кызгануга җаваплы мөнәсәбәте белән үрнәк булып калачак.
Гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Табиб Веретенников А.Е. белән хушлашу 2014 елның 22 августында 10.30 сәгатьтә ТР АМЯХ ДАССОның патолого-анатомия бүлегенең траур залында узачак.