2нче Республика клиник хастаханәсе хәрәкәт итәргә аз сәләтле халык өчен керерлек булды

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Бүген 2нче номерлы Республика клиник хастаханәсендә «Һәркем йөри алырлык мохит» программасы чикләрендә ремонт эшләреннән соң Шмидт ур. ягыннан керү группасының ачылуы булды.

Чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы – ТР Инвалидлар җәмгыятенең рәисе Рифат Ганибаев һәм башкалар катнаштылар.

2нче РКХнең баш табибы Альмира Абашева сүзләре буенча, ремонт эшләре өч айга якын алып барылдылар. Тукталыш урыннарын, керү группасын (пациентлар йөри торган юлга тактиль плитәләр кую,   тавыш датчикларын, тоткычларны, пандусларны урнаштыру), өч санитар-гигиена бүлмәсен рәткә салу буенча масштаблы эшләр уздырылды. Шулай ук персоналны чакыру төймәләре, киңәйтелгән ишек тишемнәре һәм автомат доводчиклары белән ишекләр куелды.

Халыкның хәрәкәт итәргә аз сәләтле группаларын табибның кабул итүе өчен бик яхшы кабинет барлыкка килде.

Көн саен хастаханәгә 1,5 меңгә якын кеше килә.

Журналистларга Илдар Фатыйхов хәбәр иткәнчә, Республикада 2 ел эчендә 80гә якын оешма «Һәркем йөри алырлык мохит» программасы буенча ремонтланды. Шушы елның ахырына кадәр тагын 36 объектта ремонт ясалачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International