Медицина кадрларына бик мохтаҗ булган Кама балалар медицина центры тиздән үзенең штатын 4 белгечкә арттырачак. Лугансктан Яр Чаллыга инде бер гаилә күчеп килгән. Новиков Юрий белгечлеге буенча балалар хирургы, аның хатыны Зевелева Инна – табиб-лаборант. Күптән түгел генә икесе дә Луганск шәһәренең Өлкә балалар клиник хастаханәсендә эшләгән. Уңайсыз шартлар булу сәбәпле белгечләр актив рәвештә Россия территориясендә эш эзләгәннәр. Күпчелек вариантлар арасыннан алар Кама балалар медицина центрын сайлап алдылар. Аларга хәзергә вакытлыча яшәү урыны бирделәр. Барлык документлар әзер булу белән табиблар эшкә тотына алалар. Зевелева Инна уртаклаша: «Шәһәр һәм хастаханә безгә бик ошады, монда бөтен нәрсә яшьлек белән сулый. Кичә салават күперен күрдек. Бу яхшы билге дип уйлыйбыз». Киләчәктә бу гаиләнең социаль ипотека буенча чит шәһәр белгечләренә торак сатып алыр өчен бирелә торган ТР хөкүмәтенең 500 мең сумлык торак грантын алу мөмкинлеге бар.
Шулай ук КБМЦ ике Донецк табибы белән сөйләшүләрне тәмамлады. Чаллыга анестезиолог-реаниматолог һәм балалар хирургы килә. Дәвалау оешмасы табиб-неонатолог, анестезиолог-реаниматологларны, акушер-гинекологларны кабул итәргә әзер. «Шартлар әлегә шундый, кирәк кадәрле кадрларның җитмәве җитди мәсьәләгә әйләнә, дип әйтә Кама балалар медицина центры баш табибы Мубаракшин Тимур.- Без табибларны эшкә кабул итәргә һәм алар өчен барлык шартларны булдырырга әзер ». Шулай ук КБМЦда Украина табибларының килүен тәҗрибә алышу өчен яхшы мөмкинлек дип уйлыйлар.