18 августтан башлап 24 августка кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 7757 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1515 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 986 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 54 тапкыр чыктылар. Шул юл-транспорт һәлакәтләрендә 58 кеше зыян күрде, 36 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 21 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 96 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6071 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 37, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 201.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 8гә артты (Бәхетсезлек очраклары һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны кәчле миокард инфарктлары буенча – 24кә, кояш һәм эссе сугу буенча – 1гә кимеде. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 8гә, янгыннар буенча – 8гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 11гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 62гә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.