«Спорт проектларының башкарма дирекциясе» АКБОсы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт белдерде

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

2014 елның хай-дайвинг буенча FINA Беренче дөнья кубогын Казанда хәзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен «Спорт проектларының башкарма дирекциясе» АКБОсыТатарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт белдерә. Рәхмәт хатында: «Сезнең коллективыгызның төгәл һәм җайга салынган эшегез, шулкадәр югары дәрәҗәдәге ярышны оештыруга җаваплы карашыгыз Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәренең халыкара масштаблы чараны кабул итәргә әзерлекне чираттагы тапкыр күрсәттеләр.

Киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет итәбез, Сезнең коллективка яңа кызыклы проектлар, барлык максат итеп куелганнарны тормышка ашырырга, бетмәс дәрт һәм барлык башлап җибәргән эшләрдә уңышлар телибез!» -  дип әйтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International