Табибларның балалары ата-аналарының эзләреннән баралар

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

Җәй тәмамлана, мәктәпләрдә, колледж, училище, югары уку йортларында яңа уку елы башлана. 1 сентябрь –беренче класст укучылары өчен һәм, әлбәттә, югары уку йортларының беренче курс укучылары өчен аеруча дулкынландыргыч көн. Балалар белән бергә аларның ата-аналары да дулкынлана. Һәрбер ата-ана үзенең баласын сау-сәламәт, бәхетле, уңышлы итеп күрергә, студент тормышының шатлык кына китерүен, ә киләчәк һөнәре яхшы перспектива һәм кызыклы, файдалы һәм бәхетле вакыйгалар белән җәлеп итүен тели. Киләчәк һөнәрне сайлау – һәрбер кеше тормышында җаваплы, мөһим адым. Киләчәк тормыш юлын сайлаганда ничек ялгышмаска? Кая укырга барырга? Башарова Эллина, 131нче номерлы физика-математика лицеен тәмамлаучы, үз сайлавын ясады инде. Ул беренче мөстәкыйль, бик мөһим һәм җаваплы карар кабул итте – табиб булу, әнисенең эзеннән бару. Әнисе - Башарова Римма, суд-химия бүлегенең суд-медицина эксперт-табибы олы кызының сайлавын бик шатланып һәм горурланып кабул итте. Бервакытта да табиб һәм укытучы һөнәреннән намуслырак, гуманлырак һәм мөһимрәк һөнәрләр булмаган  иде.

«Кайчандыр әти-әни дә минем соңгы карарымны хупладылар, - ди Башарова Римма. – Пермь Дәүләт фармацевтика академиясен тәмамлаганнан соң мин берничә ел даруханә өлкәсендә эшләдем, ә хәзер менә 14 ел дәвамында мин суд-химия бүлегенең суд-медицина эксперт-табибы булып хезмәт итәм. Мин эшемне бик каты яратам, аның белән горурланам. Безнең заманда ул мөһим һәм бик актуаль. Суд химигы биология материалларын тикшерә, төрле матдәләр белән авыр агулану сәбәпләрен билгели, шуның белән ул тикшерүчеләргә авыр эш йомгакларын сүтәргә булыша». Эллинаның әтисе, заманында Казан авиация институтының «Радиоинженер» белгечлеген тәмамлаган, ул да шатланып һәм горурланып кызының тормышын медицинага багышларга омтылуын хуплады. 2014нче елда Республика суд-медицина экспертизасы бюросының коллективы максатчан юнәлеш белән Казан дәүләт медицина университетына укырга җибәреп, киләчәктә бюрога эшкә урнашыр өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Сәламәтлек саклау министрлыгы хуплады һәм Казан дәүләт медицина университетының беренче курсына студентларны максатлы кабул итү программасы буенча «Дәвалау эше» белгечлегендә бюджет урыннар бүлеп бирде. Уңышлы БДИ нәтиҗәләре һәм судмедэкспертиза бюросының рекомендацияләре буенча Башарова Эллинаны максатлы укуга җибәрделәр. Студент еллары бик тиз үтеп китәр, һәм яшь белгеч Татарстан Республикасының суд табибларының рәтен тулыландырыр! Яшь студентка яхшы укырга, кызыклы студент тормышы, актив тормыш позициясе һәм олы бәхет телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International