Тәтеш районының табиб-белгечләре фатир ачкычларын алдылар

2014 елның 26 августы, сишәмбе

Бүген Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков Тәтеш районына эш сәфәрен кылды, ул анда яңа күпфатирлы йорт ачу тантанасында катнашты һәм район активы белән очрашты. Яңа йорт түбәсе астында 11 ятим бала, бюджет өлкәсендә эшләүче 5 хезмәткәрнең гаиләсе һәм  грант ярдәмен алган ике медицина хезмәткәрләре гаиләсе үзләренең бәхетләренә ирешәчәкләр. Йортка урнашу тантанасын ачканда район башлыгы Чершинцев Валерий республика Хөкүмәтенә рәхмәтен белдерде. «Йортлар күбрәк булган саен безнең шәһәрдә күбрәк кешеләр яшиячәк», - дип әйтте ул.

Яңа йортка күчеп килүчеләрне котлаганда Илдар Халиков аларга яңа фатирларда җылылык, уңайлылык һәм җыйнаклык, күршеләр белән тату яшәргә, тормышка шатланырга һәм өйләрендә бик күп күңелле вакыйгаларның булуын теләде.

Тәтеш муниципаль районының Пресс-служба мәгълүмәтләре буенча белешмә: «2014 елда Татарстан Республикасының дәүләт сәламәтлек саклау оешмаларына кабул ителгән табиб-белгечләргә, клиника-лаборатория диагностикасы табибларына Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантлары» турында 25.02.2014 елның 120 номерлы ТРның Министрлар Кабинеты Карарын гамәлгә ашыру нигезендә РФнең башка регионнарыннан килгән «Тәтеш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның ике табиб-белгеченә (табиб-эндокринолог һәм табиб-терапевт) ике фатир бүлеп бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International