28 –29 августта Татарстанга Россиянең алдынгы табиблары киләчәк – Табиб-ватандашлар Клубының катнашучылары. Делигация составында – Н.Н.Бурденко исемендәге Төп хәрби клиника госпиталенең баш хирургы, профессор Гыйзәтуллин Шамил, Мәскәү психология институтының ректоры, медицина фәннәре докторы Кәримова Дания, Н.Н.Бурденко исемендәге Төп хәрби клиника госпиталенең башлыгы, профессор Крюков Евгений, А.Н.Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе фәне үзәгенең авыру китереп чыгарган йорәк кимчелекләренең ашыгыч хирургия бүлегенең җитәкчесе, профессор Муратов Ренат. Исегезгә төшерәбез, Табиб-ватандашлар клубының беренче очрашуы 2011 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан «Ватандашлар белән очрашуны оештыру» йөкләмәсе буенча оештырылган иде. Клубның әгъзалары булып республикадан читтә эшләүче – Татарстаннан чыккан төрле милләт табиблары. Клубның төп бурычы – алдынгы медицина тәҗрибәсе белән алышыну. Табиб-ватандашлар Клубының очрашулары вакытында актуаль медицина юнәлеше буенча түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, лекцияләр, мастер-класслар үткәрелә. Хәзерге вакытта Клуб составына РФАнең һәм РМФАнең 4 академигы, 89 профессоры керә. Клубның рәисе – А.Л.Мясников исемендәге ККИның хирургия буенча генераль директор урынбасары, йөрәк-кан тамырлары хирургия бүлегенең җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган табибы Акчурин Ренат.