26 августта Биектау муниципаль районында медицина гомумдәвалау челтәренең хезмәткәрләре, хокук саклау һәм мәгариф хезмәткәрләре өчен «Наркотизацияне профилактикалавының төп юнәлешләре һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру» исеме астындагы районара семинар-киңәшмә уздырдылар. Семинар эшендә Республика наркология диспансерыннан һәм Республика медицина профилактика үзәгеннән белгечләр катнашты. Наркомания һәм аны профилактикалау буенча актуаль сорауларны тикшерделәр.
Үзләренең чыгышларында докладчылар яшьләрнең наркотик чараларны куллануны иртә ачыклау һәм үсмерләр арасында наркоманияне беренчел профилактикалау буенча эш уздыруның мөһимлеген ассызыкладылар. Катнашучыларга Республика профилактика медицинасы үзәге әзерләгән «Сәламәт бул!» анимацион сериалын тәкъдим иттеләр, ә Республика наркология диспансеры наркоманияне профилактикалау буенча волонтерлар хәрәкәте булдыру турында видеоролик күрсәтелде.