Казанга табиб-ватандашлар килде

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан башкаласына Табиб-ватандашлар клубының катнашучылары килде. Кунакларны «Казан» халыкара аэропортында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин каршы алды. Делигация составында - Н.Н.Бурденко исемендәге Төп хәрби клиника госпиталенең баш хирургы, профессор Гыйзәтуллин Шамил; Мәскәү психология институтының ректоры, медицина фәннәре докторы Кәримова Дания; Н.Н.Бурденко исемендәге Төп хәрби клиника госпиталенең башлыгы, профессор Крюков Евгений; А.Н.Бакулев исемендәге Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе фән үзәгенең авыру китереп чыгарган йөрәк кимчелекләренең ашыгыч хирургия бүлегенең җитәкчесе, профессор Моратов Ренат. Клубның рәисе -  А.Л.Мясников исемендәге ККИның хирургия буенча генераль директор урынбасары, йөрәк-кан тамырлары хирургия бүлегенең җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган табибы Акчурин Ренат.

Казанга визит чикләрендә клубның катнашучылары Татарстан Республикасының әйдәүче медицина оешмаларында мастер-класслар үткәрәчәкләр. Шулай ук программа кысаларында «Медицина фәннәре үзәгенә» бару, Зөя утравына сәяхәт, Республика көненә багышланган тантаналы чараларда катнашу планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International