Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Баш штаттан тыш белгечләрнең исемлеге
Сәламәтлек саклау министрлыгы шәхесләрдә
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Телефон белешмәлеге
Эшчәнлек
Контактлар
Максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру
Планнар, программалар, проектлар
Министрлык идарәләре һәм бүлекләре
Коррупцияга каршы тәэсир итү
ТР дәвалау-профилактикалау учреждениеләре өчен мәгълүмат
Иҗтимагый совет
Медицина белемен бирү һәм аттестацияләү бүлеге мәгълүматы
Социаль пакет: хәл итәргә вакыт!
Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү (СББ)
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Матбугат хезмәте
Сәламәтлек саклау календаре
Пресс-релизлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Атналык план
Фоторепортажлар
Даими аккредитация
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет-кабул итү бүлмәсе
Норматив - хокукый база
Министрлыкның эш тәртибе һәм гражданнарны кабул итү вакыты
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы
Президент кулыннан лаеклы бүләк
2014 елның 29 августы, җомга
2014 елның 28 августында Казан Кремлендә аеруча осталык күрсәткән татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Бүләкләрне Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Минниханов тапшырды. Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов кулыннан «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дәүләт бүләген анестезиология һәм реанимация бүлегенең мөдире, югары квалификацияле табиб Мостафина Лариса Анатольевна алды.
Лариса Анатольевна үзенең хезмәт эшчәнлеген 1992 елда Яшел Үзәннең үзәк район хастаханәсендә анестезиология һәм реаниматология белгечлеге буенча табиб-интер булып башлады. Теория ягыннан яхшы хәзерләнү, практик күнегүләр һәм профессиональ белемнәр аңа табиб-ординатордан башлап Яшел Үзәннең ҮРХнең анестезиология-реанимация хезмәтенең җитәкчесенә кадәр юлны үтәргә булышты. 2012 елдан башлап Лариса Анатольевна Яшел Үзән муниципаль районының тышкы штаттагы төп анестезиолог-реаниматолог булып тора.
2005-2008 елларда «Россия Федерациясе һәм Йемен Республикасының сәламәтлек саклау министрлыклары арасында сәламәтлек саклау һәм медицина фәне өлкәсендә хезмәттәшлек турында беркетмә» нигезендә Санаа шәһәренең AL-THAWRA MODERN GENERAL HOSPITAL – Йемен Республикасының үзәк клиник хастаханәсендә эшләде. Л.А.Мостафинаның осталыгы һәм профессиональлеге профессиональ берләшмәнең югары хөрмәтен яулады, яхшы хезмәте өчен аны почет грамотасы һәм халыкара сертификат белән бүләкләделәр.
Югары квалификацияле белгеч булып тора, анестезиянең хәзерге заман техник алымнары,үзәк тамырларны катетеризацияләү, терапиянең эфферент алымнары белән эш итә белә, хәзерге заман методикаларын кертә. Үзенең карамагындагы кешеләрнең профессиональ үсешенә һәртөрле ярдәм итә һәм аларның уңышлары белән горурлана. Укытучы хезмәте белән актив шөгыльләнә, Яшел Үзән медицина училищесы һәм табиблар квалификациясен күтәрү факультеты студентлары белән теоретик һәм практик дәресләр алып бара. Ул югары клиник фикерләүгә ия, һәрвакыт уйланылган, квалификацияле профессиональ нәтиҗәләргә килә, үзенең карашын дәлилләп бирә ала. Үз эшенең мәнфәгатьләренә чын күңелдән бирелгән, эш сөючән, намуслы һәм профессиональ вазыйфаларын үтәгәндә үз дигәненә ирешүчән. Лариса Анатольевнаны лаеклы бүләге белән хезмәттәшләре котлыйлар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстан табиблары Ренат Сөләйман улы Акчурин турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар
2 апрельдә легендар табиб Ренат Сөләйман улы Акчуринга 80 яшь тулган булыр иде.
Сәламәтлек саклау министрлыгы «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда иң яхшысы дип танылды
Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында узды.
Кама балалар медицина үзәгендә неонаталь скрининг кысаларында 4400дән артык сабый сирәк авыруларга тикшерелгән
31 марттан 5 апрельгә кадәр Россиядә хатын-кызларны һәм яңа туган балаларны профилактикалау, иртә диагностикалау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган ана һәм бала сәламәтлеге атналыгы уза.
Ел саен үткәрелә торган «Яшь медицина» яшь галимнәр конкурсы 2026 елда халыкара форматта була
1 апрельдән «Яшь медицина» Халыкара фәнни мәктәбе конкурсына гаризалар кабул итү башланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз