Мәскәү табибы Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү хастаханәсенә килде

2014 елның 29 августы, җомга
Эш сәфәре белән «АМЯКХ» ТР ДАССОна М.Ф.Владимирский исемендәге Мәскәү өлкәсенең фәнни-тикшерү клиник институтының (ДО МӨФТКИ) табибларны камилләштерү факультетының неврология кафедрасы доценты, м.ф.к. Ринат Богданов килде.
Үзенең визиты вакытында кунак баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы белән авырулылар өчен неврология бүлегенең соңгы казанышлары белән танышырга килде. Кунакка әлеге бүлекнең эшчәнлеге турында «АМЯКХ» ТР ДАССОның кан тамырлары үзәгенең җитәкчесе Шамил Мусин сөйләде. Мәскәү хезмәттәшен дәвалау системасын оештыру, методикаларның нәтиҗәләре, табибларның һәм шәфкать туташларының саны кызыксындырды. Республиканың алдынгы хастаханәсенең планлы дәвалауны алып бару гына түгел, шулай ук ашыгыч мөрәҗәгать иткән пациентларга вакытында ярдәм күрсәтүе аны шаккатырган. Ул перинаталь үзәк һәм РКХнең бүлекләре хезмәте нигезендә алып барылган республика клиник хастаханәләр арасындагы үзара бәйләнгән эшне бәяләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International