Актаныш районының Түке авылында күп функцияле мәдәният үзәге ачылды, аның составына ФАП урнаштырылган

2014 елның 30 августы, шимбә
ТРның Актаныш районы Түке авылында составына фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылган яңа хәзерге заман күп функцияле мәдәният үзәге ачылды.  Фельдшер-акушерлык пункты барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм мебель белән җиһазландырылган. Түке ФАПы 260 кешелек торак пунктына хезмәт күрсәтә. Тантаналы ачыш Татарстан Республикасының Дәүләт советы Рәисе Мөхәмәтшин Ф.Х. һәм Актаныш муниципаль районының башлыгы Камаев Ф.М. катнашында үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International