Мәрхәмәтле гадәтне дәвам итү

2014 елның 30 августы, шимбә
Сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин нигез салган мәрхәмәтле гадәтне дәвам итеп, 29нчы августта баш табиб  Гайфуллин Р.Ф. башлыгы астында Республика клиник хастаханәсенең җитәкчелеге хастаханә территориясендә дистәдән артык чыршы утыртты. Яңгырлы һава торышы оештырылган эшкә комачау итмэде һәм яшелләндерү миссиясе үтәлде. Чарада катнашучылар күтәренке кәеф белән үзләренең эш урыннарына кайттылар һәм ел саен хастаханә аллеясен яңа агачлар белән тулыландырырга сүз куештылар. Явып узган җылы яңгыр үсентеләрнең ялганып китүенә уңай тәэсир итәчәк, ә кирәк чакта өстәмә су сибү оештырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International