Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Баш штаттан тыш белгечләрнең исемлеге
Сәламәтлек саклау министрлыгы шәхесләрдә
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Телефон белешмәлеге
Эшчәнлек
Контактлар
Максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру
Планнар, программалар, проектлар
Министрлык идарәләре һәм бүлекләре
Коррупцияга каршы тәэсир итү
ТР дәвалау-профилактикалау учреждениеләре өчен мәгълүмат
Иҗтимагый совет
Медицина белемен бирү һәм аттестацияләү бүлеге мәгълүматы
Социаль пакет: хәл итәргә вакыт!
Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү (СББ)
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Матбугат хезмәте
Сәламәтлек саклау календаре
Пресс-релизлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Атналык план
Фоторепортажлар
Даими аккредитация
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет-кабул итү бүлмәсе
Норматив - хокукый база
Министрлыкның эш тәртибе һәм гражданнарны кабул итү вакыты
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы
Суд-медицина экспертларына багышлама
2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
«ТР ССМ Республика суд-медицина тикшерү бюросы» ДАССОнда Казан дәүләт медицина университетында яңа уку елы башлануына багышланган тантаналы чара узды. Быел КДМУның студентлар, интерннар һәм ординаторлар рәтләрен суд медицинасы өлкәсендәге киләчәк экспертлар тулыландырды. Суд-медицина тикшерүе хезмәтендә эшләүче яшь белгечләрне әзерлек программасы һәрвакыттагыча киң һәм бай эчтәлекле.
Бюро коллективына киләчәк сменаны бюроның кадрлар буенча начальник урынбасары Татьяна Анисимова тәкъдим итте.
Беренче тапкыр Казан дәүләт медицина университетына беренче курска максатчан кабул итү буенча бюро тәкъдиме белән 3 кеше җибәрелде: Эллина Бәшәрова − «Дәвалау эше» белгечлеге, Диана Җамалиева һәм Әнвәр Низамутдинов − «Медицина биохимиясе» белгечлеге.
Медицина-профилактика факультетының өч 4нче һәм 5нче курс студенты «50/50» программасы кысаларында дәвалау факультетының 5нче курсына «Дәвалау эше» белгечлеге буенча укырга күчерелде: Эльвина Грубер, Диана Степанова һәм Булат Азизов.
Берьюлы 8 кеше «Суд-медицина тикшерүе» белгечлеге буенча интернатурага укырга керде: Илья Яндукин, Василий Захаров, Ксения Мазитова, Светлана Красилова, Ринат Иксанов, Эльвира Гайнуллина, Лариса Жолобова и Юлия Крупина.
Клиник ординатурага «Суд-медицина тикшерүе» белгечлеге буенча Имиль Гайнетдинов керде.
Бюро хезмәткәрләре –суд-медицина экспертлары табиблары үзләренең тикшерү эшчәнлегендә алган белемнәрен уңышлы файдаланыр өчен быел үзләренең квалификацияләрен күтәрергә һәм чиктәш белгечлекләрне өйрәнергә дигән карарга килделәр. Татьяна Ахантьева клиник ординатурага «Профпатология» белгечлегенә, Аделия Шәрәфутдинова − «Патологик анатомия» белгечлегенә, Марат Сираҗетдинов − «Фтизиатрия» белгечлегенә керделәр.
Суд-медицина эксперты һөнәрен «Суд-медицина тикшерүе» белгечлеге буенча беренчел яңадан укуга җибәрелгән Чирмешән ҮРХнең табиб-хирургы Айгөл Гыйзәтуллина да сайлады.
Киләчәк коллегаларга сәлам сүзе белән бюро башлыгы Марат Тимерҗанов мөрәҗагать итте. Ул билгеләп үтте: суд медицинасы – аеруча мөһим һәм актуаль табиб белгече. Суд-медицина эксперты төп медицина белгечлекләрен, химия, биология, криминалистика, хокук, философияне белергә, намуслы булырга һәм һәрвакыт дөреслекне урнаштырырга омтылырга тиеш.
Казан дәүләт медицина университеты ректораты исеменнән уку-җитештерү базалары белән үзара тәэсир итешүче һәм клиник хезмәт буенча проректор Алексей Шулаев чыгыш ясады. Ул залда җыелганнарны җылы каршы алды һәм суд-медицина хезмәтенә яңа кадрларны җәлеп итә торган зур эшнең дәвам итүен һәм үзенең нәтиҗәләр бирүен теләде.
Аннан соң сүзне суд медицинасы кафедрасының мөдире Валерий Спиридонов алды. Суд медицина кафедрасы медицина университетында бик олы, суд-медицина экспертлары табибларын әзерләүдә элеккеге яхшы гадәтләргә ия дип ассызыклады ул, һәм уку башлану белән барлык кешеләрне тәбрикләде.
Студентларга, интерннарга һәм ординаторларга бюро хезмәткәрләре бастырып чыгарган истәлекле язу белән суд медицинасы турында китаплар бирелде.Профсоюз комитетының рәисе, суд-биология бүлегенең суд-медицина эксперты табибы Елена Иогансон «Суд-медицина эксперты табибларына багышламалар» («Посвящения во врачи судебно-медицинские эксперты») текстын укыды.
Тантаналы өлеш тәмамланганда Марат Тимерҗанов әйтте: «Зур бердәм хезмәт көтә. Барлык студентларга, интерннарга, ординаторларга беренче көннән алып укуга актив кушылырга, фәнни эшнең юнәлешен сайларга, теория белән практиканы бәйләргә телим. Сезгә безнең авыр, ләкин шулкадәр кирәкле суд-медицина эксперты табибы һөнәрен тиздән үзләштерергә, яхшы билгеләр, актив тормыш позициясен һәм олы бәхет телим!»
Тантаналы өлеш гомуми фотога төшү белән тәмамланды, аннан соң бөтен кешене дусларча чәй әчәргә чакырдылар. Бюроның олы хезмәткәрләреннән байтак җылы сүзләр әйтелде. Ветераннар Советы рәисе Ломовцева Людмила Михайловна үзенең бюрода эшли башлаганы һәм үзенең укытучылары турында искә төшерде. Суд-гистология бүлегенең мөдире Хромова Алла Михайловна суд гистологиясе киләчәгенең үсеше, яңа проектлар һәм башлап җибәрелгән эшләр турында сөйләде. Суд медицинасы кафедрасы ассистенты Виктор Калянов үзенең яңа укучыларын тәбрик итте һәм катгый рәвештә сайлап алган һөнәрләрен өйрәнергә дип теләде.
Җавап сүзе белән профпатология кафедрасының ординаторы, комплекс (комиссион) экспертиза бүлегенең суд-медицина эксперты табибы Татьяна Ахантьева чыгыш ясады. Ул администрация һәм бюро коллективына ярдәм иткән һәм аңлаулары өчен рәхмәт сүзен җиткерде: «Уку чиктәш фәннәрдә үзебезнең белемнәрне арттырырга, яңа чыгару ысулларын һәм фән казанышлары белән файдаланырга, безнең потенциаль мөмкинлекләрне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк».
Яңа кадрларны җәлеп итү һәм әзерләү – Татарстан Республикасы суд-медицина хезмәте эшчәнлегенең бик мөһим һәм җаваплы юнәлеше. Үзенең ягыннан бюро игътибар белән үзенең карамагындагыларның уңышлары артыннан күзәтергә, аларга булышырга, фәнни һәм практик эшчәнлеккә актив рәвештә җәлеп итәргә дәвам итәчәк. Берничә елдан яшь белгечләр лаеклы һөнәр ияләре − суд-медицина эксперты табиблары − булырлар дип өмет итәбез.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстан табиблары Ренат Сөләйман улы Акчурин турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар
2 апрельдә легендар табиб Ренат Сөләйман улы Акчуринга 80 яшь тулган булыр иде.
Сәламәтлек саклау министрлыгы «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда иң яхшысы дип танылды
Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында узды.
Кама балалар медицина үзәгендә неонаталь скрининг кысаларында 4400дән артык сабый сирәк авыруларга тикшерелгән
31 марттан 5 апрельгә кадәр Россиядә хатын-кызларны һәм яңа туган балаларны профилактикалау, иртә диагностикалау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган ана һәм бала сәламәтлеге атналыгы уза.
Ел саен үткәрелә торган «Яшь медицина» яшь галимнәр конкурсы 2026 елда халыкара форматта була
1 апрельдән «Яшь медицина» Халыкара фәнни мәктәбе конкурсына гаризалар кабул итү башланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз