Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Баш штаттан тыш белгечләрнең исемлеге
Сәламәтлек саклау министрлыгы шәхесләрдә
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Телефон белешмәлеге
Эшчәнлек
Контактлар
Максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру
Планнар, программалар, проектлар
Министрлык идарәләре һәм бүлекләре
Коррупцияга каршы тәэсир итү
ТР дәвалау-профилактикалау учреждениеләре өчен мәгълүмат
Иҗтимагый совет
Медицина белемен бирү һәм аттестацияләү бүлеге мәгълүматы
Социаль пакет: хәл итәргә вакыт!
Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү (СББ)
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Матбугат хезмәте
Сәламәтлек саклау календаре
Пресс-релизлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Атналык план
Фоторепортажлар
Даими аккредитация
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет-кабул итү бүлмәсе
Норматив - хокукый база
Министрлыкның эш тәртибе һәм гражданнарны кабул итү вакыты
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы
КДМУда белем көне
2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
Иртәнге тугыздан башлап КДМУның 2нче бинасы (Казан шәһәре, Толстой ур.,6/30) янындагы сквер мәйданы КДМУның һәм медико-фармация колледжының ак халатлар һәм баш киемен кигән беренче курс студентлары һәм 116, 139 нче гимназияләрнең чыгарылыш укучылары белән тулган иде. Барлык җыелганнарга үзешчән сәнгать чыгышларын күрсәттеләр, «Мин киләчәкне сайлыйм» акциясе узды.
КДМУда белем көнен бәйрәм итүдә ректор А.С. Созинов, Казан мэры И.Р. Метшин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче урынбасары С.А. Осипов, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия Фонды Бүлегенең җитәкчесе М.М. Имамов, ТР ҮСКнең рәисе Э.С. Гобәйдуллин, КДМУның Фәнни советның әгъзалары, студентлар һәм аларның әти-әниләре катнаштылар.
Үзенең сәлам сүзендә Казан дәүләт медицина университеты ректоры, профессор Алексей Станислав улы Созинов билгеләп үтте: Белем көне беркемне дә ваемсыз калдыра алмый һәм төп геройлар – яңа укырга керүчеләр. «Сезнең өчен – Беренче студентлар белеме көне, Сез – җиңүчеләр!». Быел КДМУна Россия Федерациясенең 27 субъектыннан 685 кеше укырга керде, бөтенроссия күләмендә һәм халыкара олимпиадаларда 13 җиңүче, укырга керүчеләрнең өчтән бер өлеше − урта-махсус уку йортларында «кызыл диплом» алучы медалистлар һәм чыгарылыш укучылары, − дип сөйләде ректор. Югары уку йортына уртача керү баллы – 72, дәвалау факультетына – 93 балл. «Медицина биохимиясе» белгечлегенә конкурс буенча – 1 урынга 62 кеше. Барлыгы югары уку йортында дөньяның 53 иленнән 600гә якын чит ил кешесе укый һәм бу елны гына КДМУна дөньяның 15 иленнән 150 чит ил кешесе укырга керде. Үзенең чыгышын тәмамлаганда Алексей Станиславович әйтте: «Халат – ул символ, кешеләр сәламәтлеге өчен хәрби кием, һәм бүгеннән үк Сез сәламәтлек артыннан сәяхәткә барасыз! Безнең девиз: хәрәкәт, ышаныч, хезмәт».
Казан мэры И.Р.Метшин җыелганнарны рус, татар һәм инглиз телләрендә сәламләп алгач, һәрвакыт Казан дәүләт медицина университетына укырга керергә теләвен, әмма барып чыкмаганын ассызыклап үтте. Илсур Рәис улы КДМУ студентларына мөрәҗагать итте: «Сез – бәхетлеләр! КДМУда уку бик күпкә мәҗбүр итә. Без Сезне безнең сәламәтлек саклауда көтеп калабыз».
Алексей Станислав улы Созиновны Татарстан Республикасында гына түгел, Россиядә дә иң креатив ректорларның берсе дип атап, Илсур Рәис улы КДМУ ректорына– медицина мәгариф һәм фән системасын үстергән хезмәте, Казан шәһәренең сәламәтлек саклау оешмалары өчен югары квалификацияле кадрларны әзерләүдә керткән саллы өлеше өчен Казан шәһәренең югары бүләген КДМУтын Хөрмәт Китабына кертү турында Таныклык (9.04.2014, №64) − тапшырды.
Тантаналы чараны традицион рәвештә КДМУның байрагын күтәрү, Белем көне Хартиясенә кул кую церемониясе һәм Белем Ачкычларын тапшыру белән дәвам иттеләр. Бу елны дәвалау факультетын иң әйбәт тәмамлаучы Юлия Акчурина беренче курс студентына, рус теленнән бөтенроссия олимпиадасында җиңүчесе Андрей Дмитренкога ачкычны тапшырды.
Алексей Станиславович югары уку йорты үзидарәсенең югары орган әгъзалары белән Казан дәүләт медицина университетының Белем Советы белән таныштырды.
Белем көне бәйрәме церемониясен тәмамлаганда, бәйрәмне алып баручылар – педиатрия факультетының 3 нче курс студенты Анастасия Шикалева һәм сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасының ординаторы Дамир Гыйльманов – әйбәт укулар, менә дигән фәнни ачышлар һәм сәламәтлек теләп калдылар. Беррәттән КДМУның яшьләр гимны астында иң әйбәт беренче курс студентлары күккә шарлар һәм ак күгәрченнәр җибәрделәр!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстан табиблары Ренат Сөләйман улы Акчурин турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар
2 апрельдә легендар табиб Ренат Сөләйман улы Акчуринга 80 яшь тулган булыр иде.
Сәламәтлек саклау министрлыгы «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда иң яхшысы дип танылды
Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында узды.
Кама балалар медицина үзәгендә неонаталь скрининг кысаларында 4400дән артык сабый сирәк авыруларга тикшерелгән
31 марттан 5 апрельгә кадәр Россиядә хатын-кызларны һәм яңа туган балаларны профилактикалау, иртә диагностикалау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган ана һәм бала сәламәтлеге атналыгы уза.
Ел саен үткәрелә торган «Яшь медицина» яшь галимнәр конкурсы 2026 елда халыкара форматта була
1 апрельдән «Яшь медицина» Халыкара фәнни мәктәбе конкурсына гаризалар кабул итү башланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз