Казанда автобус катнашында ЮТҺ нәтиҗәсендә 4 кешене хастаханәгә салдылар

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Казанда 7нче сентябрьдә Вишневский һәм Калинин урамнары киселешендә ЮТҺ булды: маршрутлы автобус баганага бәрелде. ЮТҺ нәтиҗәсендә Казанның «7 номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОна 4 кешене салдылар. Барлык зыян күрүчеләрнең халәтләре уртача дәрәҗәдәге авырлыкта дип бәяләнә. ЮТҺ урынына Казанның Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенең 5 бригадасы һәм Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең 1 бригадасы килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International