Татарстанда эш визиты белән Саха Республикасының (Якутия) Сәламәтлек саклау министрлыгының делегациясе

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
2014нче елның 9нчы сентябрендә «4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССОнда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклауны информатизацияләү өлкәсендәге эш тәҗрибәсен өйрәнергә Саха Республикасы (Якутия) Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкилләре – СР(Я) сәламәтлек саклау министры урынбасары Григорьева Антонина Николай кызы һәм «ЯРМИАҮ» СР(Я) ДБОсы директоры Оконешникова Анна Иван кызы – килделәр. Визит кысаларында сырхауханә хезмәткәрләренең Татарстан Республикасының Электрон сәламәтлек саклау Бердәм Дәүләт Информацион Системасында эш үзенчәлекләре, пациентларны терминал аркылы яздыру, урнаштырылган электрон чиратның тавышлы хәбәр итү эше, шулай ук бер оешма кысаларында «Үзәк медицина рәсемнәре архивын» практик куллануы тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International