Игътибар, конференция!

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
24 сентябрьдә Казанда «Медицина оешмаларының җаваплылыгы: саклау механизмнары» конференциясе булачак. Чыгыш ясарга һәм фикер алышуда катнашырга эшчәнлекләре медицина хезмәте базарының эшләү шартларын билгеләүче берләшмәләрнең, федераль  һәм региональ дәрәҗәдәге оешмаларның вәкилләре; дәүләт һәм шәхси медицина оешмаларының җитәкчеләре һәм баш табиблары; медицина оешмаларын страховкалау өлкәсендә хезмәт күрсәтүче страховкалау компанияләренең вәкилләре, юристлар, консультантлар һәм аналитиклар чакырыла.
Уздыру датасы һәм урыны: 24 сентябрь 2014 ел, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 138, «Казан югары медицина технологияләренең белем үзәге», конференц-зал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International