Казаннан корреспондент онкология «СәламәтЯзу» темасы буенча иң яхшы журналист эше конкурсында беренче урынны яулады

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
2014нче елның 16нчы сентябреннән 18нче сентябренә кадәр Казанда VIII БДБ һәм Евразия илләренең онкологлар һәм радиологлар корылтаена багышланган онкология «СәламәтЯзу» темасы буенча иң яхшы журналист эше конкурсында «Татар-информ» мәгълүмәт агентлыгының корреспонденты Эмма Ситдикова «Сәламәт кызыксыну» номинациясендә беренче урынны яулады.
«Сәламәт Язу» конкурсы VIII БДБ һәм Евразия илләренең онкологлар һәм радиологлар корылтае кысаларында игълан ителде, махсус һәм махсус булмаган басмаларда (масса-күләм информация чараларында) онкология тематикасын популяризацияләү, шулай ук табиб-онкологлар, халык арасында хәбәрдар булуны һәм белемне, онколог һөнәренең статусын арттыру максатыннан уздырылды. Конкурста профессиональ журналистлар гына түгел, шулай ук табиблар, яшь галимнәр һәм хәтта пациентлар катнашты. Барлыгы жюри карамагына Россия һәм БДБ илләреннән 156 эш тапшырылды. Күпчелек гариза Россиянең Үзәк, Төньяк-Көнбатыш һәм Урал федераль округларыннан килде.
Күренекле табиб-онкологлар, галимнәр, махсус, иҗтимагый-политик һәм социаль медиаларның мөхәррирләреннән торган экспертлы жюри җибәрелгән эшләрне бәяләде. Конкурсның рәисе Н.Н.Блохин ис. РОФҮнең шешләрне биотерапияләү бүлегенең мөдире, Европаның онкологлар мәктәбе фәнни комитетының әгъзасы, Онкологлар-химиотерапевтлар җәмгыятенең меланома буенча эш төркеменең рәисе Демидов Н.Н. иде.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
«Сәламәт кызыксыну» номинациясендә онкология һәм онкологик ярдәм темасына багышланган һәм информацион сыйфатлы иң яхшы материал өчен «Татар-информ» МАның корреспонденты Эмма Ситдиковага (Казан) «Профессор Илгиз Гатауллин: «Иртә башланган диагностика яман шешне җиңә ала» интервьюсы өчен I урынны бирделәр.
«Кискен сорау» номинациясендә нигезендә кискен социаль мәсьәләләрне карау булган иң яхшы материал өчен «Медицинский вестник» («Медицина вестнигы») газетасының корреспонденты Ольга Островская (Санкт-Петербург) «Михаил Давыдов: «Россиядә яман шешкә каршы хезмәт юк» интервьюсы өчен I урынны яулады.
«Дөреслекне эзләп» номинациясендә фәнни-публицистик сыйфатны алган һәм махсус басмалар өчен булган иң яхшы материал өчен «Онкология сегодня» («Онкология бүген») газетасы журналисты Алла Солодовога (Белгород) «Мәни бизе яман шеше: хәзерге заман стратегиясе» материалы өчен I урынны бирделәр.
«Үзенчәлекле алым» номинациясендә «Опухолевая болезнь на временной шкале» («Шеш белән авыру вакытлы шкалада») автор китабыннан өзек өчен «Донецк өлкәсенең шешкә каршы үзәге» КДПОның табиб-онкологы Иван Максименко (Донецк) I урынны яулады.
«СәламәтЯзу» конкурсын Россиянең журналистлар берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры, «Россиянең онкологлар ассоциациясе» Гомум Россия берлегенең җәмәгатьчелек берләшмәсе үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International